Татарсько-французька книга-білінгва
Traduction par Émile Littré
Аполлон, Асклепий табибы, Гигиея, Панакея һәм барлык тәңреләр исеменнән, аларны үземә шаһит итеп, үземнең көчемә һәм фикерләү сәләтемә таянып, түбәндәгеләрне үтәргә ант итәм һәм шуны язма рәвештә белдерәм:
Je jure par Apollon, médecin, par Asclépios, par Hygie et Panacée, par tous les dieux et toutes les déesses, les prenant à témoin que je remplirai, suivant mes forces et ma capacité, le serment et l’engagement suivants:
Мине табиб сәнгатенә өйрәтүчене әти-әниемдәй үз итәргә, үземнең бар булганым белән бүлешергә һәм, кирәк була калса, аңа һәрчак булышырга, аның нәсел дәвамнарын үз туганнарым дип санарга, әгәр алар әлеге медицина: сәнгатен үзләштерергә теләсәләр, бу сәнгатьнең асылына аларны бернинди килешүләрсез ихластан өйрәтергә, уку дәверендәге тәкъдим-киңәшләрне, телдән дәресләрне һәм башка үгет-нәсихәтләрне, медицина канунына бәйле йөкләмәгә һәм антка туры китереп, бары тик үз улларыма, укытучымның улларына, укучыларыма җиткерергә.
Je mettrai mon maître de médecine au même rang que les auteurs de mes jours, je partagerai avec lui mon savoir et, le cas échéant, je pourvoirai à ses besoins; je tiendrai ses enfants pour des frères, et, s’ils désirent apprendre la médecine, je la leur enseignerai sans salaire ni engagement. Je ferai part de mes préceptes, des leçons orales et du reste de l’enseignement à mes fils, à ceux de mon maître et aux disciples liés par engagement et un serment suivant la loi médicale, mais à nul autre.
Мин, авыруларның хәл — әхвәлләрен яхшырту өчен, үземнең сәләт көчемә һәм белем дәрәҗәмә бәйле рәвештә, төрле авырлыклардан һәм гаделсезлекләрдән йолып калырга, аларга унайлырак шартлар тудырырга юнәлтермен.
Je dirigerai le régime des malades à leur avantage, suivant mes forces et mon jugement, et je m’abstiendrai de tout mal et de toute injustice.
Мин үлемгә илтә торган чараларны беркемгә дә бирмәячәкмен, андый уйда торучыларга юл күрсәтмәячәкмен, нәкъ шулай ук баласын төшерергә теләүче бер хатын-кызга да ярдәм кулы сузмаячакмын. Үземнең көнкүрешемне һәм үз сәнгатемне пакь һәм гадел рәвештә тормышка ашырырмын.
Je ne remettrai à personne du poison, si on m’en demande, ni ne prendrai l’initiative d’une pareille suggestion; semblablement, je ne remettrai à aucune femme un pessaire abortif. Je passerai ma vie et j’exercerai mon art dans l’innocence et la pureté.
Мин бер очракта да таш авыруын кисеп алу юлы белән дәвалауга алынмаячакмын, моны бу эш белән махсус шөгыльләнүчеләргә тапшырырмын.
Je ne pratiquerai pas l’opération de la taille, je la laisserai aux gens qui s’en occupent.
Мин кайсы йортка гына керсәм дә, бигрәк тә ирекле һәм кол булган хатын-кызлар һәм ирләр белән ниндидер файданы, мәхәббәт куертуны күздә тотып түгел, ә авыруга ярдәм кулы сузар өчен керәм.
Dans quelque maison que j’entre, j’y entrerai pour l’utilité des malades, me préservant de tout méfait volontaire et corrupteur, et surtout de la séduction des femmes et des garçons, libres ou esclaves.
Дәвалау барышында да, аннан тыш та, кешенең шәхси тормышына кагылышлы күренешләрне яки сүзләрне башкаларга кайчан да булса сөйләргә ярамый икән — әйтмим, мин мондый нәрсәләрне сер дип саклыйм.
Quoi que je voie ou entende dans la société pendant, ou même hors de l’exercice de ma profession, je tairai ce qui n’a jamais besoin d’être divulgué, regardant la discrétion comme un devoir en pareil cas.
Миңа — антны тайпылышсыз үтәүчегә — бу ант тормышымда һәм сәнгатемдә бәхет китерәчәк һәм кешеләр күңелендә мәңгелек дан булып торачак; антны үтәмәүчегә һәм аңа хыянәт итүчегә шуның киресе булыр.
Si je remplis ce serment sans l’enfreindre, qu’il me soit donné de jouir heureusement de la vie et de ma profession, honoré à jamais des hommes; si je le viole et que je me parjure, puissé-je avoir un sort contraire!
Реклама